Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Яңгул авылында яшәүче кадерле әтиебез ИЛФАК НИГМӘТҖАН улы ХИСАМОВның бүген 60 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче кадерле әтиебез ИЛФАК НИГМӘТҖАН улы ХИСАМОВның 9 августта 60 яшьлек юбилее.

Гомер юлыңны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтиебез! Сине күркәм гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле газиз әти, оныкларыңа сөекле дәү әти, гаиләбезнең таянычы, ышанычы, киңәшчесе. Юлыңда очраган авырлыкларны җиңә килеп, безгә - туганнарыңа сабырлык, изгелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә син. Сиңа булган рәхмәтебез һәм хөрмәтебез чиксез.
Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, бәрәкәтле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балаларың һәм оныкларыңның игелеген, якыннарыңның кадер-хөрмәтен күреп, бәхеткә күмелеп яшәргә язсын.
Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.


Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.


Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлҗәүһәр, кызларың Эльвера-Альфред, Илсаф, Динә, Диләрә, Лилия-Рәниф, Гадел, Алинә, Гүзәл, кода-кодагыйларың.

divaflora.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250