«Ак калфак»лылар семинар-киңәшмәгә җыелды
Чара Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды
Балтач үзәк китапханәсендә «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы «Каюм Насыйри мирасы-тәрбия үрнәге» дип исемләнгән семинар-киңәшмә уздырды.
Бу чара Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды.
Чарада Ак калфак оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова, китапханә мөдире Резида Зарипова, Субаш авыл җирлегенең Ак калфак оешмасы җитәкчесе Рәйфә Газизова, Шөңшеңәр авыл җирлегенең оешма җитәкчесе Резида Гыйззәтуллина, совет әгъзасы Мөхәммәтҗанова Әминә чыгышлары тыңланды.
Район Советы аппарат җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Рәзинә Хөрмәтулла кызы «Ак калфак» оешмасының эшчәнлегенә зур бәя биреп, яңадан-яңа уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев