Балтач укучылары үз мәхәббәтләрен ничек каршы ала?
Илгиз Зәйни үзенең әлеге яшьләр комедиясендә мәхәббәтеңне ничек каршы алырга дигән сорауга җавап табарга тырыша.
Балтач мәдәният үзәге каршында эшләүче балалар театр коллективы (Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укучылары) режиссер Илгиз Зәйнинең «Амазонка» музыкаль спектаклен тәкъдим итте.
Айдар белән Ләйләгә 17 яшь, мәктәптәге соңгы имтиханнан соң туйлары. Егет белән кызның, туйга 10 көн кала, чираттагы очрашуы соңгысы була. Авыл, трактор яраткан, әти-әнисеннән аерылырга теләмәгән Айдар авылда кала. Модельер булырга хыялланган Ләйлә зур өметләр белән шәһәргә китә. Үзе кебек егетләрдән уңмаган кызлар эзләп табып ателье ача һәм аны “Амазонка” дип атый. Егетләрдән бөтенләй баш тартып, үзләрен фәкать эшкә багышлыйлар. Шәһәргә бәрәңге сатарга килгән Айдар да ишетә Ләйлә хакында. Эзләп таба, очраша...
Илгиз Зәйни үзенең әлеге яшьләр комедиясендә мәхәббәтеңне ничек каршы алырга дигән сорауга җавап табарга тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев