Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачка Сабантуйларына рәхим итегез!!!

Балтачта быел 1 июль - авылларда, ә 2 июльдә район Сабан туе була

Район Сабан туеның быелгы сюрпризы әлегә сер булып кала?!
Район башлыгы Рамил Нотфуллин Карары нигезендә, агымдагы елның Сабантуй бәйрәмен уздыру авыл җирлекләрендә - 1 июльгә, ә район үзәгендә - 2 июльгә дип билгеләнде.
"Сабантуй" паркында уза торган район Сабан туе якшәмбе көнне сәгать 10.00да мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы төстә башланып китәчәк.
Һәр елда Сабантуйны оештыру комитетының райондашларыбыз игътибарына тамаша кылу өчен бер зур сюрприз әзерли торган күркәм гадәте бар. Быел да бу традицияне дәвам итеп, бәйрәм кунакларын үзенчәлекле бүләк белән сөендерәчәк. Ә бүләк - әлегә сер булып калсын, Сабантуй мәйданына килгәч күрерсез!!!
Хөрмәтле райондашларыбыз, якташларыбыз һәм кайткан кунаклар, Сезнең барчагызны да Балтач Сабан туена чакырып калабыз! Рәхим итегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250