«Халкым чишмәсе» конкурсы милли мәдәниятне саклау, халык иҗатын үстерү һәм яшь талантларны ачу максатыннан оештырыла
Яр Чаллы шәһәрендә узган "Халкым чишмәсе" дип аталган төбәкара конкурсның финалы узды. Конкурста балтачлылар да катнашты. Шубан мәдәният йортыннан Раил Фәсхетдинов (уен кораллары номинациясе), Сосна мәдәният йортыннан Инсаф Ибрагимов (нәфис сүз) һәм Ризәлә Заһидуллина (хореография) зур җиңүләр белән кайттылар.
"Халкым чишмәсе" конкурсы милли мәдәниятне саклау, халык иҗатын үстерү һәм яшь талантларны ачу максатыннан оештырыла.
Балтачлыларның чыгышлары жюри әгъзаларының югары бәясен алды. Раил Фәсхетдинов халык уен коралларында оста башкаруы белән аерылып торды. Инсаф Ибрагимовның нәфис сүз остасы буларак чыгышы тамашачыларда зур тәэсир калдырды. Ризәлә Заһидуллина милли хореографиянең матурлыгын күрсәтте.
Район мәдәният бүлеге җитәкчелеге җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен ихлас күңелдән котлый. Мондый уңышлар — районда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүенең нәтиҗәсе.
Нет комментариев