«Цифрлы аксакал»: Шушма ярында буыннарның җылы очрашуы узды
Ленура Сафина яшьләрне бәйләү серләренә өйрәтте
2026 елда «Балтач муниципаль районы премиясенә яшьләрнең иң яхшы проекты» конкурсының чираттагы җиңүчесе — Борһанова Дина Илнар кызы. Ул үзенең «Цифрлы аксакал» проектын «Шушма моңнары» фестивалендә тәкъдим итте.
Проектның төп бизәге — буыннар очрашуы булды. Яшьләр хөрмәтле остаз, чигү һәм бәйләүнең чын профессионалы Сафина Ленура Габделхак кызы белән күрештеләр.

Ленура апа үзенең бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе белән теләп уртаклашты, гаҗәеп нәфис бәйләнгән эшләрен күрсәтте, кулларының тылсымы белән яшьләрне дә бәйләү серләренә өйрәтте.

Мондый мизгелләр бәяләп бетергесез! Нәкъ менә шундый җылы очрашулар халкыбызның кадерле гореф-гадәтләрен сакларга, өлкәннәребезгә карата ихтирам тәрбияләргә һәм буыннар арасындагы ныклы күперне корырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев