Диләрәне ихластан котлыйбыз!
Райондашыбыз, Шода авылы кызы, бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте мөгаллимәсе, «Ләйсән» халык вокаль ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе Диләрә Хәйдәрҗанова-Вахитова югары бүләккә — «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды.
Әлеге бүләккә ул күпьеллык хезмәте, яшь талантларны тәрбияләү һәм үстерү эшенә тугрылыгы өчен лаеклы булды.
Диләрәне ихластан котлыйбыз!
Нет комментариев