Чара азагында кунаклар, гимн буларак яңгыраучы «Туган тел»не җырлап, татар халкының сөекле шагыйрен тагын бер кабат хөрмәтләделәр
Тукай көннәре якынлашканда Балтач үзәк зурлар китапханәсендә районыбызның мөмкинлекләре чикле - «Фикердәш» клубы вәкилләре кунак булды.
«Язлар безгә Тукай белән килә» дип исемләнгән әдәби кунакханәдә сөекле шагыйребезнең без яратып укыган әсәрләренә экспромтеатр куелды, Тукайны бергәләп укыйбыз проекты кысаларында шигърият сөюче дусларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп рухланды, тормыш юлы, иҗаты белән бәйле күптөрле уен-бәйгедә катнаштылар.
Чара азагында кунаклар, гимн буларак яңгыраучы «Туган тел»не җырлап, татар халкының сөекле шагыйрен тагын бер кабат хөрмәтләделәр.
Нет комментариев