Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Гөлсинә Животникова: “Менә, ниһаять, чын җәйне дә күрергә насыйп булды” (+фото)

Җәйге матурлыкны, җылылыкны, хозурлыкны озак көттек быел. Менә, ниһаять, чын җәйне дә күрергә насыйп булды.

Ә җәй көне инде үзегез беләсез, каядыр барасы, нидер күрәсе- узган елдан үзгәрәк ял итәсе килә. Үз төбәгеңнән читкә китмичә дә матурлык күрергә, рәхәтләнеп ял итәргә була икән бит! Мин моңа район китапханәчеләре белән һәнәри бәйрәмебез уңаеннан Тукай-Кырлайга сәяхәттән соң инандым.

Мәгърүр чыршылар арасында урнашкан бу музейда Г.Тукай турында без белмәгән, ишетмәгән мәгълүмат бирүче экскурсоводның аңлаешлы тиеп сөйләвенә шаккаттым. Икенчедән, музейдагы экспонатларны тотып карасаң да, янына басып фотога төшсәң дә кырын карамыйлар. Тагын бер ошаган ягы- урындыклар тезелгән видеопроектлар кабызылган зал булды. Биредә экскурсиядән соң кичерешләрең белән уртаклашырга, музей җитәкчелеге белән аралашырга, үзара сөйләшеп алырга, арткарак калган иптәшләреңне тыныч кына көтәргә мөмкин.
Әйтергә онытып торам икән, билет алганда ук Кырлай, Арча, Тукай исемнәре төшерелгән күпсандагы сувенерлар, шагыйрьнең китапларын да сатып алырга мөмкин. Музей бакчасына Г.Тукайның әсәрләре геройлары урнашкан. Әнә Кисекбаш, Су анасы, Шүрәлесе һәм башкасы. Бакча артында буага төшә торган бик матур җайланма бар, бер кырдарак кечкенә бура эченә кереп капкалап алырга, балаларыңның уйнаганын көтеп торырга була. Урманче аганың кәкре-бөкре агачлардан ясаган төрле албастылары түбә астына куелган.

Аннан китәсең җәяүләп кенә Сәгъди абзый йортына. Монда инде ник сәкесенә ятып аунамыйсың, келәтенә кереп кили төймисең- артыңда каравыл тормыйлар. Бәрәңге бакчасы җирен бик матурлап ясаганнар. Коесы да бар, ял итәргә утыргычы да, берничә сыны да, ачып куелган китаплар да.

Абзый йорты каршында кунакханә-ресторан комплексы. Кафесында арзан бәягә генә тамак ялгап алырга мөмкин, төркемләп килсәң, алдан заказ биреп куйсаң тагын да җайлырак була. Шунда ук кибете дә бар. Менә шулай, күңелегезне ачып кайтасыгыз килсә, гел бер төрле ял көннәре туйдырып җибәрсә, гаилә белән бергәләп ял итәсегез килсә, бер дә икеләнми генә Кырлайга барыгыз. Ара ерак түгел, көнегезне ялга багышларга ниятләгән булсагыз, балыкчылар авылына да сугылып чыгарга була. Анысы инде башка хикәят.

Гөлсинә Животникова,
Чепья авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250