Халык иҗаты саекмасын...
Мәдәният

Халык иҗаты саекмасын...

Сугыш - ялгыш

Кырык бер дим, кырык бер дим -
Гади генә сан кебек,
Июнь иртәсендә аткан
Гади генә таң кебек.
Тик шул кырык бер китергән
Илгә кан, яшь, кайгылар.
Миллионнар ятып калган,
Каберләре кайдадыр?
Кырык бер - сан, ә шул санда
Күпме кеше язмышы.
Хатын-кызлар, ятим бала,
Чал аналар каргышы.
Үткәннәрдән гыйбрәт алып,
Дус яшисе урында
Кеше кабат хата кыла,
Кабат корал кулында.
Аң-акылны өстен куеп,
Сугышларны туктатыйк!
Ветераннар йөрәгендә
Яраларны кузгатмыйк.
Бу саннарга өстәлмәсен
Тагын кара язмышлар.
Төзәтерлек кенә түгел
Сугыш кылган ялгышлар.
Флүзия Галимҗанова
Норма мәктәбе тәрбиячесе.
Фото: http://feldgrau.info/other/7522-stikhi-o-vojne

250

Нет комментариев