Минем əбием
Гаилəбезгə җəен кайгы килде:
Əбине без быел җирлəдек.
85 яшен тутырырга бары
Ике генə елы житмəде.
Əбине без быел җирлəдек.
85 яшен тутырырга бары
Ике генə елы житмəде.
Əби, əби ! Сине унбер балаң
Оныкларың həр көн юксына.
Түр башында урыннарың буп -буш,
Синсез өйдə бер ямь юк сыман.
Оныкларың həр көн юксына.
Түр башында урыннарың буп -буш,
Синсез өйдə бер ямь юк сыман.
Тормыш юлың авыр булган синең,
Ачлык елны жиргə тугансың.
Əтиеңне сугышка озатып,
Ɵмет белəн көтеп торгансың.
Ачлык елны жиргə тугансың.
Əтиеңне сугышка озатып,
Ɵмет белəн көтеп торгансың.
Сугыш барган чакта фронт өчен
Бар көчеңне эшкə жиккəнсең.
Тыштан көчле булып күренсəң дə,
Күз яшьлəрең бик күп түккəнсең.
Бар көчеңне эшкə жиккəнсең.
Тыштан көчле булып күренсəң дə,
Күз яшьлəрең бик күп түккəнсең.
Сагынабыз, əби, бик тə сине,
Фотоларың безнең каршыда.
ОНЫТМАБЫЗ, хəтердə сакларбыз,
Рəхмəтлебез барсы-барсына!
Фотоларың безнең каршыда.
ОНЫТМАБЫЗ, хəтердə сакларбыз,
Рəхмəтлебез барсы-барсына!
Əбилелəр! Əйтəм сезгə шуны:
«Əбилелəр - иң-иң бəхетле!
Кадерлəгез əби-бабаларны,-
Саклагыз сез чын зур бəхетне!
«Əбилелəр - иң-иң бəхетле!
Кадерлəгез əби-бабаларны,-
Саклагыз сез чын зур бəхетне!
Фото: http://parnasse.ru/doska-pamjati/svetloi-pamjati-olega-kulikova.html
Нет комментариев