Театрның беренче коллекциясе «Зәңгәр шәл» дип атала һәм ул 100 ел элек Кәрим Тинчурин язган шул ук исемдәге спектакльгә һәм пьесага багышлана
Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Камалдан» брендлы продукция кибетен ачты. Тантаналы ачылыш Кәрим Тинчуринның туган көнендә булды һәм татар театрының 120 еллыгына багышланды.
«Татар әдәбиятын яратучылар булган җирдә китаплар булырга тиеш, алар тәкъдим ителергә тиеш. Театрларга нәкъ безнең аудитория килә. Моңа андагы мөхит этәргеч бирә. Мондый коллаборация булган өчен театр җитәкчелегенә рәхмәт», - дип сөйләде журналистларга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Театрның беренче коллекциясе «Зәңгәр шәл» дип атала һәм ул 100 ел элек Кәрим Тинчурин язган шул ук исемдәге спектакльгә һәм пьесага багышлана. Сатып алучыларга ике вариациядә зәңгәр яулыклар, шулай ук футболкалар, шопперлар, кружкалар, бизәнү әйберләре, значоклар һәм хәтта чәй тәкъдим ителә. Татарстан китап нәшрияты белән коллаборация кысаларында биредә шулай ук китаплар сатылачак.

Киләсе коллекция Һади Такташка һәм «Югалган матурлык» спектакленең премьерасына багышланачак, дип хәбәр иттеләр театр кибетендә. Алга таба театр һәр премьерага яңа коллекцияләр тәкъдим итәргә планлаштыра.
Яңа театр сезонында Тинчурин театрында Татарстан китап нәшрияты почмагы барлыкка килде. «Камал»дагы кебек үк, китап нәшрияты продукциясеннән тыш, аның киштәләрендә «Татмедиа» медиакомпаниясе журналлары да бар. Фирма кибете татар театры дизайнында эшләнгән.Татарстан китап нәшрияты филиалы Тинчурин театрының брендлы кием кибете янында урнашкан.
Татар-информ
Нет комментариев