1 апрель көнне Көек яшьләре «Могҗизалар кыры»нда үз көчләрен сынап караган.
Темасы 7 апрельдә билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан сайланган. Яшьләр һәрбер сорауга дөрес җаваплар табып, медицина өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтә алган. Һәрчак ниндидер чаралар белән мәш килеп яшәгән көеклеләргә китапханә бинасының иске булып, залның кечкенә булуы да комачауламый.
Нет комментариев