“Корыч” фильмы аша танылу алган Гөлназыбыз бүген гимназиядә кунакта булды
Мәдәният

“Корыч” фильмы аша танылу алган Гөлназыбыз бүген гимназиядә кунакта булды

Бүген Балтач гимназиясе диварларында бик күңелле очрашу булып узды.

Биредә ял итүче лагерь балалары "Корыч" фильмын караганнан соң, аның актерлары белән якыннан танышу бәхетенә иреште. Ә иң сөендергәне шул - биредә Айсылу ролен башкарган Гөлназ Якупова-Галимуллина да бар иде, ул безнең якташыбыз һәм шушы белем бирү йорты шәкерте.
Балалар Гөлназны бик җылы каршы алды, аның сөйләвен йотлыгып тыңлады, аннан автограф алырга ашыктылар. Гөлназ үзе дә гимназия коллективына, анда театрга мәхәббәт уяткан Римма Рифовнага ихлас рәхмәтләрен ирештерде. Ә менә нидән башланган соң ул мәхәббәт һәм Гөлназ беренче тапкыр зур сәхнәгә кайчан чыкканын газетабызның киләсе саныннан укып белә алачаксыз.

250

Нет комментариев