«Маяк» кырларына агитбригада чыкты
Мәдәният

«Маяк» кырларына агитбригада чыкты

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, мәдәният хезмәткәрләре дә бу чорны читтән генә күзәтеп торырга күнекмәгән.

Шеңшеңәр клубы артистлары басу-кырларда көнне-төнгә ялгап эшләүче игенче-механизаторларга ял минутлары бүләк итте.

«Безнең чыгышларыбыз аларга эшләргә әз генә булса да, көч биргәндер дип уйлыйбыз. Игенчеләр үзләре сау-сәламәт булып, илләребез тыныч булып, техникалары ватылмыйча игеннәрне вакытында, югалтуларсыз җыеп алырга язсын», ди егет-кызлар.

 


Нет комментариев