Малмыж Сабан туенда иң кызыклы чара - атлар чабышы бара (+фоторепортаж)
Мәдәният

Малмыж Сабан туенда иң кызыклы чара - атлар чабышы бара (+фоторепортаж)

Малмыжда гөрләп баручы Сабан туеннан шатлыклы хәбәрләр һәм кызыклы фотолар килеп ирешеп тора.

Киров өлкәсе губернаторы Игорь Владимирович Васильев татар халкының милли бәйрәме белән ихластан котлап, киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп эшләргә һәм яшәргә дигән изге теләкләрен ирештерде. Әлеге чыгыштан соң һәрбер чараның күрке булган ат чабышына да старт бирелде. Һәрбер кеше атлар һәм аларның җайдаклары өчен җан атып, финиш сызыгын исән-сау кисеп керүләрен теләде.
фотолар Вакыйф Зәкиевныкы

250

Нет комментариев