Китапларыгыз һәрвакыт укучыларга менә дигән бүләк булып килеп җитсен
Райондашыбыз Әлфия Габдуллинаның чираттагы иҗат җимеше – «Язмыш шаяруы» китабы дөнья күрде.
Әлфия ханымның әсәрләре тормышның катлаулы якларын күрсәтеп, укучыны уйланырга этәрә.
Чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, иҗади дәрт һәм яңадан-яңа уңышлар телибез. Каләмегез үткен, сүзегез үтемле булсын, ә китапларыгыз һәрвакыт укучыларга менә дигән бүләк булып килеп җитсен.
Нет комментариев