«Туганай»лар тамашачыларга матур уен күрсәтте, яхшы кәеф бүләк итте
Субаш авылы мәдәният йортында эшләп килүче керәшеннәрнең «Туганай» халык вокаль ансамбле Казан шәһәрендә урнашкан Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кунак булып кайтты.
Ансамбль, Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән, «Җыру әйтәм, тыңлагыз!» караоке-кичәсендә катнашты.
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан килгән «Чулпы» халык фольклор ансамбле белән көч сынашып, тамашачыларга матур уен күрсәтте, яхшы кәеф бүләк итте.
Нет комментариев