Тарихта кала эзләр
Зыятдиновлар һәм Галиәхмәтовлар гаиләләре нәсел тамырларын киң итеп, ике якын буынны да бер итеп бәйгегә әзерләнгәннәр
"Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез" гаилә фестиваленең район этабында быел ике тырыш гаилә катнашты.
Бөрбаш авылы мәдәният йортында “Без тарихта эзлебез” дигән республика бәйгесенең район этабы узды, биредә Карадуган авыл җирлегеннән Зыятдиновлар һәм Кече Лызи җирелегеннән Ишмурзиннар гаиләләре катнашып, бик матур чыгышлар күрсәтеп, Ишмурзиннар гаиләсе беренче, Зыятдиновлар гаиләсе икенче урынны алды.
Зыятдиновлар һәм Галиәхмәтовлар гаиләләре нәсел тамырларын киң итеп, ике якын буынны да бер итеп бәйгегә әзерләнгәннәр. Заманча, якты мәдәният йорты фойесында бай, матур күргәзмә корганнар, татар халкының милли ризыкларын пешергәннәр. Күргәзмәне матур итеп ачып бирделәр, әйтерсең лә көтүлектә утырабыз, курай тавышы яңгырый. Чирәм өстендәге ашъяулыкта камыр ризыклары, чәк-чәге, талкыш кәлвәсе... Татар көтүлегендә моңнар тыңлап, татлы ризыклардан авыз итеп, киттек удмурт дусларның Лозя кырына, биредә жюри вәкилләрен Югары Ушма авылыннан Ишмурзиннар гаиләсе каршылады. Әлеге нәселнең уңган тукучысы тукыган паласка кереп басуга, удмурт милли рухияте үз эченә бөтереп алды. Авыз эченнән генә көйләп торулары белән алар үзләренең Егор бабаларыннан (1800-1865 еллар) башланган нәсел-нәсәбәләрен шәрехләп бирделәр. Әлеге нәселдән булган активистка Марина Ишмурзина кунакларны удмурт милли ризыгыннан саналган шишири белән сыйлады, әлеге ризыкка бик күп итеп сыер мае салабыз, кайнатылганын да өстибез, шикәр комы туглыйбыз да менә шундый тәмле шиширилар килеп чыга, ди ул. Тагын күргәзмәгә куелган мильым (күзикмәк), бәрәңгедән-гөмбәдән перепечи, шикәр комы белән генә болгатылган балан ипие, удмурт халкына гына хас итеп әзерләнгән борчак боткасы, икмәк, балык формасындагы кекс һәм дә инде өй шартларында ясалган шәрабләре әсир итте.
Бәйге сәхнәдә дәвам итте. Зыя – алга өндәү, балку билгесе ул дип, Зыятдиновлар нәселе үзләре белән “шигъри тәлгәшләр” аша таныштырдылар, курай, гармун моңнарына күмделәр. Зыятдиновлар нәселендә уен коралларында уйнаучы, җырчы-биючедән кала укытучылар да, мәдәният әһелләре дә, инкубатор ясаучы да, итек басучы, бик күп бала үстергән Ана дане медаленә лаек дәү әниләре дә бар. Ишмурзиннар нәселендә менә җир биләүчесе, умартачы, кәрҗиннәр үрүче, чигүчесе, авыз суларын китерерлек ботка пешерүчесе, кумыз ясаучысы, палас сугучысы, икенче ранг капитаны Андрей Павлов, Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Петр Ишмурзин да, махсус хәрби операция зонасында илне саклаучылары да бар. Бай безнең районыбыз уңган, күренекле нәсел-нәсәбәләргә! Бу урында тарихи китапларыбыз да җитәрлек диясем килә – җирле тарихчыларыбызның китаплары нәкъ менә шушындый бәйгеләрдә кулланылыш таба да инде. Карадуган авылыннан Энҗе Зыятдинова, әнә, бәйгегә әзерләнгәндә Бакый Зыятдинов белән Мәдинә Зыятдинованың (Бакый ага мәрхүмне искә алуыбыз рухларын шат кылсын, Мәдинә апага хәерле озын гомерләр насыйп булсын. ав.) “Тау башына салынгандыр...”дигән китабыннан файдаландык, ди.
Район этабында беренче урынны яулаган Ишмурзиннар гаиләсе 13 апрельдә Әтнә районында узачак зона этабында Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Биектау районнары арасында Балтач районы данын яклаячак. Уңышлар телик аларга.
Ә инде әлеге бәйгене башлап җибәргән Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитетына, аның җитәкчесе Гөлнара Габдрахмановага аерым рәхмәт. Инде безнең районнан күпме данлыклы нәсел вәкилләре үзләрен шушы бәйгедә бәян итеп, кылган игелекле гамәлләрен республикага танытып, үз яшәү рәвешләре аша хәзерге буынга үрнәк күрсәтеп, киләчәккә файдалы эшләр калдыруларын күрсәтә алдылар. Оештыручылар күпмилләтле Татарстаныбызның милли кыймәтләрен саклау, үзара дус яшәүләрен шәрехләү өчен гаять зур көч куя, бәйгене елдан-ел күркәм итәргә тырыша. Һәм әлеге күренекле бәйге шулай матур дәвам итә дә, мәртәбәле жюри вәкилләре – Казан дәүләт мәдәният институтының Югары сәнгать мәктәбе Факультетының этносәнгать белем бирү остазы Оксана Комиссарова, институтның театр, кино һәм телевидение факультеты педагогы Асадбек Әбдихәлилов, бию сәнгате буенча вәкил Румия Әюпованың бәяләвеннән еллар дәвамына сузылган әлеге хезмәтнең уңышлы темп белән үсеш алуы күренә. Бәйгедә җиңүчеләргә бирелә торган сертификатларның да кыйммәтле булуы моңа ачык дәлил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев