Әле берничә көн элек кенә бездә быел Сабантуй булмаячак, дип йөргән көшкәтбашлылар, сөенечле яңалыклары белән бүлешәләр – Көшкәтбашта Сабантуй булачак!
Күмәк хуҗалык, мәктәп-бакча, мәдәният йорты, эшмәкәрләр, авыл активистлары һәм авыл халкы көче белән Сабантуй 15 июнь көнне 12.30 сәгатьтә оештырылачак. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да көчләреннән килгән кадәр ярдәм итә алалар. Әлеге чарада актив катнашсак иде, дип чакырып кала көшкәтбашлылар.
Нет комментариев