Чепьяның "Туганай" керәшен фольклор ансамбле Казан шәһәрендә үтәчәк "Балкыш" фестиваленең йомгаклау концертына чакыру алды.
Республикабыз өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыена. Бу уңайдан алар белән очрашулар үткәрелә, чәй өстәлләре әзерләнә, концертлар куела. Шулай ук республика күләмендә җырга-моңга гашыйк өлкәннәр өчен "Балкыш" фестивале үткәрелә. Быел бу фестивальда катнашу өчен зона ярышлары 22 сентябрь көнне Кукмара районының Вахит авыл мәдәният йортында үтте. Районыбыз үзешчәннәре бу ярышка үзләренең әзерлекләре, сәхнә киемнәре, репертуарлары белән башка 5 район вәкилләренннән күпкә өстенлекләрен расладылар. Чепья авылының "Туганай" керәшен фольклор ансамбле үзенең чыгышы белән Георгий Ибушевны хәтта жюри өстәленнән " куптарырга" мәҗбүр итте һәм аның авызыннан Казан шәһәренә чакыру ишетте.
Гөлсинә Животникова.
Чепья авылы
Нет комментариев