Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

«Халыклар дуслыгы» музее —безнең горурлык

Районыбыз музейларында бай тарихыбыз, патриотлык хисләре, халыклар бердәмлеге ачык чагылыш таба

Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музее мәдәни үзәк һәм тарихи артефактлар саклау урыны гына да түгел, тарихка, героик үткәнгә кагылырга, патриотлык рухын тоярга һәм халыклар бердәмлегенең мөһимлеген аңларга кирәклеген төшендерә торган урын да.

Төбәк тарихына һәм төрле халыкларның мәдәни мирасына багышланган «Халыклар дуслыгы» музее 1965 елда Бөек Ватан сугышы ветераны, тарих укытучысы Галиев Гарифҗан Гали улы тырышлыгы белән сафка баса. Чепья урта мәктәбе укучылары ярдәме белән экспонатларга баетыла, мәйданы зурая.

Хәзерге көндә музей Чепья авылы уртасында бик матур ике катлы бинада урнашып, тугыз экспозиция залын һәм егерме меңнән артык экспонатны берләштерә. Гарифҗан Галиев үзе исән вакытта ук музейга капиталь ремонт ясаттырды.

Биредә күпмилләтле район халкының — татар, рус, удмурт, мари дусларның гореф-гадәтләрен чагылдырган кием-салымнар, бизәнү әйберләре, калфак-лар, түбәтәйләр, шымакшилар, сюлыклар (хатын-кызның баш киеме), алтын-көмеш тәңкәләр, табигый материалдан үзләренчә эшләнгән һәр милләтнең эш кораллары туп-ланган, шул исәптән палеонтология һәм археология, зоология коллекцияләре булган фондларны да үз эченә ала. Сугыш елларында төрле халыкларның тарихына нигезләнеп, аларның батырлыклары турында бәян итүче уникаль экспонатлар — документлар һәм фотосурәтләр, солдатларның сугыш чоры кием-салымы, кирәк-яраклары, корал һәм хәрби техникадан — пулемет, сугышларда катнашучыларның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.

Музейда төрле халык вәкилләренең батырлыгына һәм каһарманлыгына багышланган күргәзмәләргә аерым игътибар бирелә. Экспозицияләр төрле халыкларның төрле сугышларда җиңүенә, хезмәт батырлык-лары белән илебез тарихына зур өлеш кертүләрен күрсәтә. Бу авыр вакытларда халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын ассызыкларга ярдәм итә.
Музейда сугыш вакыйгаларын чагылдыручы экспонатларга карыйсың да, сугышның нәрсә икәнлеген аңлыйсың, тынычлыкның кадерен таныйсың. Махсус залда төрле халык вәкилләре күрсәткән батырлыкка һәм каһарманлыкка аерым игътибар бирелә. Халык-лар бердәмлеге — ул Җиңүнең төп факторларыннан берсе.

— Музей кунаклар белән дә актив эшли, — ди музейга нигез салучы Гарифҗан агадан соң өченче җитәкче Сания Бариева.

— Ветераннар, тарихчылар, укучылар, авыл халкы белән очрашулар оештырабыз. Хәрби конфликтлар, геройлар һәм аларның батырлыклары үткәннәр, хәтерне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыруның мөһимлеге турында сөйли. Шундый зур очрашуларның берсе, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Чепья урта мәктәбе укучылары белән Татарстан Республикасының «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүче тарихчы, эзләнүче Михаил Черепанов проектының «Татарстанның йолдызсыз Геройлары» китабын тәкъдир итү, Гайнан Кормашның оныкчыгы Сания Газизҗанованың чыгышын ишетү булды. Ел саен өлкәннәр белән очрашуны ешрак оештырырга тырышабыз. Өлкән буын — сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, якыннары төрле хәрби чолганышта катнашкан якташлар. Ветераннарның сугыш чоры батырлыклары һәм сынаулары турында сөйләүләре мөһим роль уйный, алар яшьләргә тынычлыкның бәясен һәм үткәннәр турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итә. Музейдагы очрашулар балалар бакчалары нәниләре белән дә үтә. Сугыш ветераннары исән чакта балалар еш кына очрашуда чыгышлар ясап, ветераннарны сөендерәләр иде.

Биредә март аенда, өч ел дәвамында, Гарифҗан Гали улына багышланган зур фәнни-гамәли конференция үтә. Галиев укуларында 5 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр мәктәп укучылары үзләренең эшләрен тәкъдим итәләр — зур эзләнү эшләре музейда сакланып калып, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.

Гарифҗан Галиев Бөек Ватан сугышы ветераны, музейга нигез салучы буларак балалар белән бик зур эшләр башкарды — үзенең торган җиренең тарихын, күпмилләтле халкыбызның, авылдашларыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнеп, җыеп, музейда мәңге сакларга, яшь буынга җиткерергә тырышты.

Шатланып көтеп алган сугыш беткән көн — Җиңү көнен музей хезмәткәрләре бөтенләй башкача кабул итә, музейдагы патефонда сакланган Левитан тавышы үзе генә дә ни тора. Күп якташларыбыз сугышта һәлак булды, тик аларның исемнәрен җырлар, һәйкәлләр хәтердән җуярга ирек бирми.

— Ел саен сугышта һәлак булып калган, исән кайткан якташларыбызга куелган һәйкәл янында зур митинглар оештырабыз, — дип дәвам итә Сания Бариева. — Митинглар 1960 нчы еллардан бирле дәвам итә, укучыларның һәйкәл янында горурланып басып торулары, беренче класста укучыларның музей залларыннан "Изге китап«ны күтәреп чыгулары яшь буынга аеруча да нык тәэсир итә.

«Изге китап» дигәне укучыларның үз авылларында сугышта катнашкан якташларын барлап төзегән альбомнары ул. 30га якын альбом! Чепья урта мәктәбе укучыларының 1970-1980нче елларда Гарифҗан Галиев җитәкчелегендә башкарган зур һәм күләмле хезмәт җимешләре. Хәзер эзләп карасаң да ветераннарыбыз турында фотосүрәтләрне дә, язмаларны да табарлык түгел, ди Сания Бариева.

Укучылар, бигрәк тә Чепья урта мәктәбе укучылары «Халыклар дуслыгы» музее белән нык элемтәдә торалар — конкурсларга, проект эшләре башкарасы булса, музейга килеп күп кенә материаллар туплыйлар. Хәйран гына бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларның Рәхмәт хатлары да музейда саклана.

2026 ел — Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге елы. Районыбызда күпмилләтле халкыбызның дус-тату икәнлеге күренеп тора. Валерий Максютов җитәкчелегендәге Балтач мари оешмасы мари якташлар белән матур элемтә тота. Күршеләр үзләре дә бездә еш кунак, әгәр дә кунаклар каршы аласы булса, музейга ярдәмгә Чепья урта мәктәбе укучылары килә. Каршы алулар һәрчак татар, мари, удмурт милли киемнәреннән оештырыла. Районыбызда зур мәдәни чаралар уза калса, әлеге музейдагы күпмилләтле халкыбызның кирәк-яраклары, эш кораллары, киемнәр күргәзмәләрдә урын ала.

Әнә шулай, Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музее тарихны җанландыра, патриотик хисләрне ныгыта торган урын. Бирегә килүчеләр төрле еллардагы вакыйгалар агышын гына белеп калмый, вакытлар һәм буыннар бәйләнешен дә тоя.
Форсаттан файдаланып, Сания Бариева коллегаларына котлау сүзләрен дә ирештерергә теләде.

— Хөрмәтле коллегалар, — диде ул. — Сезне барыгызны да Музейлар көне белән котлыйсым килә! Безнең эштә иң мөһиме — халыкка җыелган байлыгыбызны җиткерерлек элемтәне бетермәскә, өзмәскә. Райондагы һәр музей да кунак-лар өчен һәрчак шат. Музейларга йөрегез, үткәнебезне белегез, бүгенге көндә сабак алыр өчен дә әйбәт ул, киләчәк өчен дә файдалы.
Үз эшенә намус белән караучы Сания Бариевага һәм дә аның фидакарьләрдән генә торган коллективына да бәйрәм белән котлап, эшләрендә уңышлар телибез. Мәдәни һәм рухи мирасыбызны саклаган, патриотлык хисләре уяткан һәм район җирендә төрле милләт вәкилләренең борынгыдан ук дус-тату яшәүләренә төшендереп торуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә.

Сания Бариева: «Һөнәри бәйрәмебез көнне тәҗрибә алмашу, фондларны өйрәнү максатыннан, Лаеш шәһәрендә урнашкан шагыйрь Гавриил Романович Державин исемендәге музейга эшлекле сәфәр белән барырга уйлыйбыз. Хезмәттәшләребезнең эшчәнлеге белән танышу, уртак проектлар турында фикер алышу, яңа күргәзмә ысулларын өйрәнү файдага гына булыр дип уйлыйм. Без дә бит хезмәт күрсәтүне яхшыртып торырга бурычлы, моның өчен безгә мәдәни объектлар, музейлар эшчәнлеге белән даими танышып торырга кирәк. Сувенир продуктлар да кертәсе килә эшчәнлегебезгә. Мондый сәяхәтләр безнең осталыкны гына арттыра, инновацион эш алымнарын гамәлгә кертергә ярдәм итә. Лаештагы музей директоры Фәридә Гафиулловна ул безнең якташыбыз, музейны 1996 елдан бирле җитәкли, шуңа күрә аның киңәшләре безгә алтын бәһасенә тиң булыр дигән өметтә калабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей