Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Апа, мин - лётчик булам!

Дөньядагы барлык байлыклар кеше хезмәте белән тудырылган. Мин яшәгән йортны - әтием салган, абыем йөрткән машинаны - эшчеләр ясаган, без белем алган китапларны галимнәр, әдипләр язган.

Әлегә безнең эшебез - уку. Ә дәү үскәч мин лётчик булам!

Әйе чыннан да, җир йөзендә һөнәрләрне саный китсәң, исең-акылың китәрлек. Һөнәрләр бик күп, ә менә үзеңә туры килерлек, син ярата алырлык һөнәрне сайлау бер дә җиңел эш түгел.
Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Нинди генә һөнәр сайласаң да, иң мөһиме ул эшне син күңелең белән яратып эшләргә тиешсең. Һәрбер баланың да үз хыялы була. Мин дә хыялланырга яратам. Минем бик тә очучы буласым килә. Бөтен дөньяны күк йөзеннән карап, һәрбер кешене күзәтеп торыр идем.
Минем өчен мәктәп яны сәламәтләндерү "Кояшкай" лагерының 22 июнь көне аеруча да истә калырлык булды, чөнки мин үз гомеремдә беренче тапкыр зәңгәр күк йөзендә очучы самолёт һәм планерларны күрдем. Без Татарстан Республикасы үзәк аэроклубының Балтач районында урнашкан "Аэродром"ына экскурсиягә бардык. Экскурсия минем өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Чөнки нәкъ менә шушы көнне мин кечкенәдән - кем булырга, нинди һөнәр сайларга - дигән сорауларыма җавап таптым.
Шушы искитмәле экскурсияне оештырган өчен лагерь җитәкчебез Хөснетдинова Энҗе апайга, үзәк аэроклуб җитәкчесе Хәлиуллин Радик абыйга зур рәхмәт әйтәсем килә.
Дилүс Нурмөхәммәтов
Субаш төп гомуми белем мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250