Балтач урта мәктәбе укучылары "Соңгы каһарман" уенында иң-иңнәрне ачыклады.
Балаларны яклау көне якынлаша. Шул уңайдан Балтач урта мәктәбендә "Соңгы каһарман" уены узды. Гадәти шартларда түгел, 5-11 сыйныф укучылары табигатьтә каршылыклар аша узды, кыр кухнясында ашау әзерләде. Биремнәр җиңелләрдән түгел иде. Әмма дәресләрдә алган белем-күнекмәләр ярдәм итте, сер бирмәде укучылар. Соңгы этап, мөгаен, иң тәмлесе булгандыр. Уртак тырышлык белән кырда пешкән кайнар ризыктан тәлинкәләр ялтырап калды. Эх, тәмле дә иде соң...
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев