Татарстанда, шул исәптән Балтачта да «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республика акциясе старт алды.
Әлеге акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналары белән яшәүче, инвалид 2-11 сыйныф укучыларына да хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла.
Балтачта "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенең йомгаклау чарасы 18 августка планлаштырылган.
Биредә уку кирәк-яраклары сату ярминкәсе, концерт номерлары, күңел ачу программасы, спорт уеннары булачак дип фаразлана. Чараның иң кульминацион мизгеле аз керемле һәм авыр хәлле гаиләләрдә үсүче, беренче сыйныфка баручы балаларга районның оешма-предприятие җитәкчеләренең портфель тапшыруы булачак.
Нет комментариев