Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачта яшь инспекторлар юлга чыкты

Юлларда сак һәм исән-имин йөрергә язсын иде барыбызга да. Менә шулай бергәләп, көч куеп эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Балтач беренче балалар бакчасының зурлар төркеме балалары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә «Автомобиль йөртүчегә хат» акциясендә катнашты. Бу хатка әти-әниләр балалар белән берлектә автомобиль йөртүчеләргә җиткерәсе сүзләрен яздылар. Елның төрле вакытында, һава торышы нинди генә булуына да карамастан, анда көчле хәрәкәт: машиналар чаба, велосипедларда йөриләр, җәяүлеләр каядыр ашыга. 

Беренче номерлы балалар бакчасы юлга бик якын урнашкан, бигрәк тә иртәнге һәм кичке якларда хәрәкәт итү көчәя, машиналар агымы арта. Чөнки бар да ашыга, кемдер эшкә бара, кемдер бакчага килә, шул арада җәяүлеләр дә юл аркылы чыга. Бу вакытта барыннан да балалар җитез.

«Балалар бакчасы яныннан узганда әзрәк тизлекне киметсәгез, игьтибарлырак булсагыз иде, юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча хәвеф-хәтәрсез йөрегез» дигән теләкләрен җиткерделәр үз хатларында әти-әниләр.

Юлларда сак һәм исән-имин йөрергә язсын иде барыбызга да. Менә шулай бергәләп, көч куеп эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Ф.Н. Вәлиуллина, Ахметзянова Л.Д.

зурлар төркеме тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев