Хәтерлим  мин әле бүген дә(2)...
Мәгариф

Хәтерлим мин әле бүген дә(2)...

Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ - танылган көрәшче: - Беренче класска, төгәлрәге, нуленче класска - без укыганда алты яшьтән кергәннәр шулай йөртелә иде, укырга баруымны, 1 сентябрьне көтә-көтә арып бетүемне шундый әйбәт хәтерлим. Аркага аса торган бик матур сумка алганнар иде, шуны асып, чәчәкләр тотып, нәкъ җырдагыча, ашыга-ашыга бардым. Ул чакта Нөнәгәрдә яши...

Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ - танылган көрәшче:

- Беренче класска, төгәлрәге, нуленче класска - без укыганда алты яшьтән кергәннәр шулай йөртелә иде, укырга баруымны, 1 сентябрьне көтә-көтә арып бетүемне шундый әйбәт хәтерлим. Аркага аса торган бик матур сумка алганнар иде, шуны асып, чәчәкләр тотып, нәкъ җырдагыча, ашыга-ашыга бардым. Ул чакта Нөнәгәрдә яши идек. Анда өр-яңа мәктәп ачылды. Бөтенесе шундый матур булып истә калган. Укытучыбыз Илһамия апа Мифтахованың ничек каршы алганы, Гөлнара исемле кыз белән утыртулары, ярты елдан соң укытучыбыз алышыну, Тәнвирә апабыз, арттагы шкафтагы уенчыклар, бераз укыгач, алар белән уйнаулар... - берсе дә онытылмаган. Икенче елда инде Арбор мәктәбендә укый башладым.

Шамил САФИУЛЛИН - 39 ел белем бирүче укытучы:

- 1978 елны, Казан педагогия институтын тәмамлап, Карадуган мәктәбенә эшкә кайттым. Өр-яңа ачылган мәктәптә, иң беренче дәресем 9 "А" классында физика булды. Мине аларга класс җитәкчесе итеп тә билгеләгәннәр иде. Ул чакта линейка бетүгә, звонок була да, дәрес башлана. Мин дә журналымны тотып, класска кердем. Карадуган, Арбаш, Таузар, Шубан авылларыннан килгән 31 бала. Арабызда биш-алты яшь. Буйга миннән калкуыраклары шактый. Әмма без ничектер дуслашып китә алдык, алар мине, ябык кына, кечкенә гәүдәле, күзлекле кичәге студентны кабул иттеләр, тыңладылар. Мәктәп турындагы матур хыялларымны җимермәделәр, мин аларга әнә шуның өчен гомерем буе рәхмәтле. Карадуганда биш ел укыттым, аннан соң Яңгулга директор урынбасары итеп күчерделәр. Укучыларымның барысы да хәтердә, әмма беренчеләр барыбер беренчеләр булып кала икән.

Илсаф ШАКИРОВ, Кариле авылы:

- Беренче сыйныфка укырга барганым бүген генә кебек, әмма инде ул чаклардан җиде ел вакыт узган. Мине Балтач гимназиясенең ул чагындагы директоры Васил Габделбәрович үзе каршы алды. "Килдеңме, иптәш Шакиров?", дип кул биреп күрешүе бик ошаган иде ул чакта. Баксаң, ул барлык укучыларны да исемләп белә булып чыкты.

Фәрзия БАҺАВЕТДИНОВА, Балтач бистәсе:

- Беренче сентябрьдә тәүге тапкыр мәктәпкә (Шода сигезьеллык мәктәбе) баргач, бик күп балалар күреп хәйран калганым истә калган, чөнки без үскәндә балалар бакчасы юк иде. Беренче укытучым Фәймә апа Зәкиеваның да безне яратып кабул итеп алулары матур хатирә булып саклана.


250

Нет комментариев