Игелеккә корылган хезмәтебез, балаларны яратуыбыз алгы көннәрдә үзебезгә дә шатлык-куанычлар булып әйләнеп кайтсын
Вәлиуллина Фәридә Нурзадовна кебек шәхесләргә сокланмый мөмкин түгел. Аның кебекләр туган җиренең патриоты да, үз эшенең остасы, гомер биргән әти-әнисенең алтын канаты, кешеләргә ягымлы карашларын кызганмыйлар, хезмәтләренә дә тугры, бер сүз белән әйткәндә, алар өчен намус төшенчәсе бик мөһим. Менә ничә ел инде Фәридә Нурзадовнаның колагында мәгариф идарәсенең элгәре мөдире Хәмит Хафизовичның тавышы яңгырый: ”Намусыма тап төшермә!” дигән иде ул әле яңа гына Арча педучилищесын тәмамлап, безнең Балтач районына эшкә җибәрелгән яшь кызга, бүлмәсендә кабул иткәч “Мәгариф” журналы да бүләк итеп биргән иде.
Яшь кадрларны үстерүгә гаять тә зур әһәмият биргән җитәкче Фәридә Нурзада кызын 1нче номерлы балалар бакчасына эшкә юллады. 1993 ел иде бу. Ул чакта бакча мөдире Фирдәүсә ханым, аннан Лилия ханым булды, хәзер исә Гөлүсә Хәмитовна, Хәмит Хафизовичның кызы – шулай итеп менә утыз өченче ел инде Фирдәүсә Нурзадовна өченче җитәкче белән хезмәт юлын дәвам итә. Сабыйларны өзелеп ярата, “Без тәрбияләгән балалар бакчадан киткәч инде онытканнардыр безне, дисең, юк, онытмыйлар, рәхмәт аларга, күрсәләр, исәнләшәләр, хәл-әхвәл сорашалар, бәйрәмнәргә килгән чәчәкләр дә инде зур үскән балаларыбызның безгә карата мәңгелек хөрмәт билгесе.
”Намусыма тап төшермә!”
Кешеләрне ихтирам итә белү сыйфаты Фәридә ханымга гаиләсеннән килә, 1974 елда Балтач авылында Гөлнур апа һәм Нурзада абый Әүхәдиевлар гаиләсендә туган кыз гаиләдә энеләре Фәнил белән Фидәилгә яраткан, терәк булырлык апага әверелә.

– Безне өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерделәр, эшләгәндә дә остазлардан бер адым да алга чыкмадым, аның белән юк та, хур да булмадым, киресенчә, хөрмәт кенә казандым, олыларның яратуына гына ирештем, – ди ул.
Фәридә Нурзадовна балалар гына тәрбияләп калмый, балалар бакчасында профсоюз рәисе дә әле ул, утыз дүрт пенсионерыбыз гына бар безнең, ди ул һәм әлеге бакча өлкәннәрен җылы хисләр белән искә ала.
Хезмәтеңне әгәр яратсаң
Икемеңенче елларда Фирдәүсә ханым Яңгул авылына тормышка чыга. Үзәктән хәйран ерактагы авыл, йөрергә кыен булачак, кары-яңгыры, җиле-бураны, кояшы-ае дигәндәй, тик үз эшенә бирелгән, яследәге сабыйлары өчен өзелеп торган тәрбияче эшен алыштыру турында уйлап та карамый, көн дә ялгыз әниемә дә керә алырмын дип хезмәтен яраткан балалар бакчасында дәвам итә.
Әле дә ул гаиләсе белән Яңгулда яши, көн дә бистәгә эшкә килә, һич зарланмый, юл газабын тоймый. Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбиялиләр. Кызы медицина юлын сайлады, бүгенге көндә Казанда, улы радиомеханика юнәлешендә белем ала. Балалар әниләренә бик ярдәмчел, тәрбияче әниләре өйгә нинди эш алып кайта, барысына да булышалар. Ә тәрбияченең эше аның көнозын балалар белән генә кайнашып үтми, өстәмә эш булып өйгә дә кайта.

– Әти-әниләр дә бик ярдәмчел, – ди Фәридә ханым. – Дөрес, төрле ата-ана бар, әмма һәрчак аңлашып, уртак тел табып эшләргә була.
Фәридә ханым федераль белем бирү программасы (ФОП) кысаларында баланың төрле яклап камил үсеше юнәлешендә җиң сызганып эшләвен дәвам итә. Социаль-коммуникатив, танып-белү, сөйләм, сәнгати-эстетик, физик үсешләр өстендә эшләгәндә күпме энергия, белем, тәҗрибә кирәк. 2014 елда Казанда педагогика буенча югары уку йортында читтән торып белем алып, Фәридә Нурзадовна югары белемле белгеч буларак хезмәтен камилләштерә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә дә актив катнаша, призлы урыннар ала. Быел Фәридә Нурзада кызы Вәлиуллинаны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләделәр. Әлеге зур бүләк эшләгән коллективыгызның, җитәкчегезнең сезгә карата олы хөрмәте, райондашларның ихтирамы, балтачыбызның горурлыгы, илебезнең нуры булып тормыш юлында бәрәкәт кенә китерсен. Хезмәтләрегез алга таба да шулай мактаулы, йөрер юлларыгыз уң булсын!
– Минем барлык тәрбиячеләрне дә һөнәри бәйрәмебез белән котлыйсым килә, – диде Фәридә ханым саубуллашканда. – Игелеккә корылган хезмәтебез, балаларны яратуыбыз алгы көннәрдә үзебезгә дә шатлык-куанычлар булып әйләнеп кайтсын, һәрчак рәхмәтләргә күмелеп, балаларның сабыйчакларын бәхетле итү өчен бар тырышлыгыбызны куеп эшлик, сөенеп яшик.
Нет комментариев