Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Изге көндә – изге гамәл - гимназиядә тантана!

Бүген - Корбан гаете көнне иртән-иртүк тәкъбир әйтелде, мәчетләребездә бәйрәм намазлары укылды.

Догалы иртәләрне тулыландырып, балаларыбыз белем йортларына юл алды. Гимназия дә үзенең укучыларын янәдән үз кочагына җыйды. Беренче сыйныфка баручы сабыйларны да коллектив куанып каршы алды. Тантаналы мизгелләрне гимназия директоры Ринат Мөхәрләмовның, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиеваның, "Иман нуры" мәчетеннән Рамил хәзрәтнең котлаулары, чыгышлары тулыландырды. "Сорнай" җәмгыятеннән килгән белгеч Рәшит әфәнде җәйге чорда җәмгыять эшчәнлегенә булышкан укучыларга бүләкләр тапшырды, шулай ук кирпеч заводында эшләп алган егетебез дә бүләкләнде. Ялыктырмас тантана җай гына узып китте, укытучылар, әти-әниләр күңелендә якты хатирәләр калды. Гимназиядә Белем көне Беслан вакыйгасын искә алудан башланып, бер минутлык тынлык күңелләрне кузгатса да, көннең ямьлелеге, балаларның шат йөзе, укытучыларның, гимназия хезмәткәрләренең ягымлылыгы кәефне янә күтәрде. Хәерле сәгатьтә булсын! Балаларыбыз имин шартларда белем алсын, гимназия коллективының тырышлыгы бушка китмәсен, куйган хезмәтләренең бәрәкәтен күреп, хезмәтләрендә гел уңышларга ирешергә язсын! Изге көндә әйтелгән теләкләр кабул булсын, гимназиянең даны еракларга таралсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250