Кенә мәктәбендә дә Белем бәйрәме гөрләп үтте
Мәгариф

Кенә мәктәбендә дә Белем бәйрәме гөрләп үтте

Белем бәйрәме - кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе һәм ул аны гомере буе матур хатирә булып озата бара.

Быел Кенә мәктәбенең беренче сыйныфына 6 укучы тәүге адымнарын атладылар.
Ә гомумән биредә барлыгы 67 укучы белем ала. Укучыларны тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде.
Алар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

250

Нет комментариев