Кенәбаш мәктәбендә 45нче мәртәбә кыңгырау чыңлады (+фоторепортаж)
Мәгариф

Кенәбаш мәктәбендә 45нче мәртәбә кыңгырау чыңлады (+фоторепортаж)

Янә кайттым сиңа туган мәктәп, тәүге белем илем, тәүге кыңгырау...

1996 елда Кенәбаш мәктәбенең бусагасын атлап, Кенә мәктәбенә күчкән идек. Ул еллардан бирле мәктәп күп кенә үзгәрешләр кичерде. Шулай да мәктәбебезнең стенасы безнең шат авазларны хәтерли һәм саклый әле.
Биредә белем алучы 25 укучы өчен бүген бик матур Белем бәйрәме үткәрелде, беренче сыйныфка керүче 6 бала беренче тапкыр кыңгырау чыңлатып, кулларында белем ачкычы тотып карады. Аларга карата бик матур теләкләр юлланды. Алар үзләре дә матур шигырь һәм җырлары аша белем иленә шук кына атлап кереп киттеләр һәм бу ел буе да шулай дәвам итсен иде. Уңышлар сезгә, балалар!

250

Нет комментариев