Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Күмәк эш тау күчерә

Безнең Кариле балалар бакчасында күмәк эшне әти-әниләр ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Узган ел капиталь ремонт вакытында бер гаилә дә читтә калмыйча, бик күп ярдәм күрсәттеләр.

Быел да яңа уку елына әзерлек максатыннан, май аеннан ук, үз куллары белән эшләнгән уенчыклар һәм әйләнә-тирәне бизәп торучы әсбаплар белән бизәделәр. Шулай ук тагын бер зур күмәк эш башкарылды: ишегалдына һәм машиналар кую урынына асфальт җәелде. Бу эштән соң да безгә ярдәмгә әтиләр килде. Сүткән койманы әтиләр бер көн эчендә җыеп киттеләр. Бу эштә актив катнашкан гаиләләргә (Н. Сабиров, А. Сәләхиев, Р. Гомәров, А. Ризванов, Р. Галиев, Ф. Габдрахманов, Р. Низамиев, Р. Галиев, Ф. Фәләхов, Р. Ибраһимов, Р. Рамазанов, А. Әхмәтгалиев) тирән рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Гел шулай күркәм һәм бердәм булып яшәргә язсын иде.

Айгөл Ганиева,
Кариле балалар
бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250