Мәктәп йомырка, ит һәм сөт сата (фото)
Мәгариф

Мәктәп йомырка, ит һәм сөт сата (фото)

Өйгә кайткач, беренче эш итеп «Хезмәт»не карап чыгам аннан кулыма «Ватаным Татарстан» газетасын алам.

Бүген (сүз 23 сентябрь турында бара) җомга саны белән таныша башлагач, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминовныӊ Казан шәһәрендә республика уку йортлары тарафыннан сәүдә ярминкәсе үткәрү турында хәбәр җиткергән, бәяләре дә билгеле икән: ит - 270-300 сум, сөт 60 сум. Бу хәбәр нигәдер күӊелдә каршылыклы фикерләр уятты.
Беренчедән, Казандагы сәүдә элек-электән мәктәп яны тәҗрибә участокларында үстерелгән җиләк-җимеш, кәбестә, чөгендер, кишер, бәрәӊге сыман товарларны сатып, мәктәпкә аз гына булса да керем кайтсын, дип эшләнә иде. Төрле училищелар үзләрендә эшләнгән товарларны тәкъдим итеп, күпмедер сата алалар иде. Ә менә хәзер ит сатабыз, йомырка сатабыз, сыр һәм сөт сатабыз. Ник бу товарлар мәктәпкә каян килә икән соӊ!? Хәзер балаларны күмәк хуҗалыкка бәрәӊге алдыру түгел, мәктәп бакчасында да санаулы көннәрне бик авырдан эшләтәбез, шулай булгач, андый төр продукция каян килергә тиеш соӊ ул.
Моныӊ юлы бер генә кала. Бар нәрсәне эшләргә өйрәнгән укытучы өйдән тавык-үрдәген, йомыркасын шәһәргә алып барырга тиеш булып чыга. Шулай ук мәктәп директоры укытучыга хайван суйдыртырга яисә инде күмәк хуҗалык рәисе белән килешеп, аннан ит алып барып сатарга тиеш була. Бу очракта инде мәктәпкә ниндидер табыш кайту турында сүз дә юк, киресенчә транспорт чыгымнарын кемнеӊдер җилкәсенә төшә. Иртән иртүк, сәгать 3тә, 4тә торып, көнендә барып кайтсаӊ, үтте-китте дияр идек, юк шул. Укытучыларга хәзер ышаныч аз, аларны соӊгы елларда Казан шәһәренә кичтән китертеп, сату урыннарын, товарларны куйдыртып кабул итеп чыгалар. Мин олырак кеше булгач, бик аӊламыймдыр, әммә күӊелдә һәман бер сорау: болар барысы да ни өчен әшләнә соӊ?

250

Нет комментариев