Бүген - 1 сентябрьдә районыбызның барлык белем бирү учакларында да Белем бәйрәме билгеләп үтелде.
Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан малайлар һәм кызлар бер елга үсеп, янәдән яңа уку елын башлап җибәрде. Уку йортлары кабат кыңгырау чыңына һәм балаларның шат авазына күмелде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллинның һәр ел саен районыбызның төрле мәктәпләрендә мөгаллимнәрне һәм укучыларны тәбрикләү өчен бәйрәм тантаналарында катнашуы күркәм традиция булып тора. Быел ул Чепья урта мәктәбе укучыларына һәм коллективка яңа уку елында яңадан-яңа уңышлар теләде. "Яңа уку елында уңышларга ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар биредә. Тәҗрибәле укытучылар коллективы, нигезе һәм тарихы бай булган мәктәп базасы - болар барысы да белем һәм тәрбия сыйфатын тагын да арттыру өчен уңай шартлар булып тора. Бераз күңелсез булса да әйтәм, үткән уку елында район күләмендә артык зур күрсәткечләр белән сөендерә алмадыгыз билгеле, ә быел сезнең коллективтан нәтиҗәле күрсәткечләр һәм уңышлар көтеп калам, ышанычыбызны акларсыз дип өметләнәм", дип белдерде.
Чепья урта мәктәбен узган уку елында 11нче сыйныфны 30 укучы тәмамлаган булган, ә быел аларга алмашка 31 бала мәктәп бусагасын атлап беренче сыйныфка укырга керде. Мәгълүм булганча, биредә күп милләтле халык балалары белем ала. Күпчелекне удмурт милләтеннән булганнар алып тора, шулай ук татар, рус, мари балалары бердәм һәм дус булып үз ана телләрендә белем алу бәхетенә ия.
Бүгенге көндә мәктәптә 305 бала бар. Уку рус телендә оештырылган. Татар теле аларга өстәмә тел буларак өйрәтелә. Шуңа күрә һәр бала үз туган теленнән тыш рус һәм татар телләрендә камил аралаша ала. Бу исә үзе бер рухи байлык булып тора. Биредә барлыгы 43 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә.
Чепья мәктәбе быелгы уку елын капиталь ремонттан соң кулланылышка тапшырылган яңа спорт залы белән башлап җибәрә. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырылган.
Укуда да һәм спортта да сынатмаска тырыша коллектив. Бай тарихы булган әлеге уку йортына карата бүгенге тантанада ихлас теләкләр күп яңгырады, истәлекләр дә яңартылды.
"Труд" җәмгыяте җитәкчесе, шушы мәктәпне 42 ел элек тәмамлаган укучысы Рашит Һадиев үз чыгышын истәлекләрдән башлады: "Без шушы мәктәптә белем алып, дөньяны танырга өйрәндек. Бай тарихлы, данлыклы мәктәптә укуыгыз белән чын мәгънәсендә горурлана аласыз. Биредә мине укыткан укытучылар утыра. Бүген менә беренче сыйныфка керүче балалар арасында оныкларым бар. Болар - үзе бер бәхет!" диде ул. Ул әлеге тантанага буш килмәгән булып чыкты. Җәйге ял чорында җәмгыятьтә хезмәт куйган 3 укучыны бүләкләп үтте һәм мәктәпнең "5"ле билгеләренә генә укучы алдынгы укучыларын бүләкләүдә иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев