Район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре үткән атнада 11 мәктәп һәм һөнәр лицее коллективлары Казанда мәгариф учреждениеләре арасында узган көзге ярминкәдә уңышлы катнашып кайттылар.
"Тәкъдим ителгән продукцияләр арасында иң бай ассортиментлы" дигән мактаулы исемгә лаек булып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы һәм актив катнашкан өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Ярминкәне оештыруда һәм үткәрүдә көче кергән барлык бакча һәм мәктәп коллективларына, мәгариф хезмәткәрләренә, оешма җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына рәхмәт белдерәбез.






Нет комментариев