“Романтик”та саубуллашу кичәсе (+фоторепортаж)
"Романтик" ял лагерында беренче смена тәмамланды.
Балалар әти-әниләргә бик матур концерт тәкъдим итте. Флешмоб белән башланган бәйрәм чарасы нинди югарылыкта башланса, шундый нотада тәмамланды да.
12 июнь - Россия көне hәм хәтер көнен дә онытмаганнар иде, концертта алар да чагылыш тапты. Әлеге мизгелләрдә һәркемнең күзләрендә яшь иде.
Гадәттәгечә бәйрәм программасының иң кульминацион ноктасы "Шалкан" әкияте булгандыр. Елның - елында саубуллашу мизгелләре әлеге әкиятттән башка узмый, быелгысы аеруча күңелле булды.
Баязит Габдуллинның моңлы җырлары, яшь биючеләрнең чыгышлары да тамашачының көчле алкышларына күмелде.
Чыннан да, балалар ялдан бик канәгать калды. Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез үткән смена өчен җитәкчеләр дә куануларын әйтте.
Сау бул, "Романтик", матур көннәр, кызыклы очрашулар, яңа дуслар өчен чиксез рәхмәт сиңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев