Тарихи хәтер, технологик лидерлык — төп юнәлешләр
Мәгариф

Тарихи хәтер, технологик лидерлык — төп юнәлешләр

Яңа уку елына аяк басабыз

21 август көнне район мәдәният үзәгендә «Заманча белем һәм тәрбия бирүнең юнәлешләре буларак тарихи хәтер һәм технологик лидерлык» темасына багышланган Балтач муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге мөдире Җәлил Нургали улы Мотыйгуллин катнашты.

Мөхтәрәм кунакларыбыз иң элек Норма урта гомуми белем мәктәбенең эшчәнлеге, биредәге капиталь ремонтның барышы белән таныштылар, «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар, фәнни-тикшеренү проектлары, сәнгать һәм спорт өлкәсендәге уңышлар, ачык дәресләрнең методик эшләнмәләре, инновацион технологияләр һәм төрле бәйгеләрдә яуланган грантлар, туган төбәкне өйрәнү материаллары һәм гореф-гадәтләрне саклауга багышланган күргәзмәләрне карадылар, педагоглар белән әңгәмәләр кордылар.

На конференции были представлены краеведческие материалы и выставка, посвященная сохранению традиций

Киңәшмәнең пленар утырышы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның сәламләү сүзе белән башланды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов үзенең чыгышында узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, яңа уку елына максат-бурычлар билгеләде. 

Награждение передовиков

Төрле темалар буенча фикер алышуларда Чепья урта мәктәбе директоры Рәниф Әхәтов («Күпмилләтле мәктәп шартларында тәрбия эше һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләре»), Кариле балалар бакчасы мөдире Фидәлия Шәйхетдинова («Кыйммәтләр мәйданы: әхлаклылык, милли горурлык, ватанпәрвәрлек»), Балтач гимназиясенең информатика укытучысы Рәнис Нәбиев («Гомуми белем бирүне цифрлаштыру шартларында укучыларны ясалма фәһем технологияләренә өйрәтү») катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге мөдире Җәлил Мотыйгуллин Балтач районы мәгарифенең эшчәнлегенә югары бәя бирде, уңышлар теләде. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның йомгаклау сүзеннән соң киңәшмә эшенә нәтиҗә ясалды, резолюцияләр кабул ителде.

Чествовали ушедших на заслуженный отдых

Ахырдан уку елы нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмалары һәм тырыш хезмәт куйган хезмәткәрләр бүләкләнде. Лаеклы ялга китүче мөгаллимнәрне котладылар, яшь укытучылар данлы хезмәтләре белән мактаулы район мәгарифе сафларына кабул ителде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Август киңәшмәсе

Нет комментариев