Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Вузга укырга кергәндә аттестатның уртача баллы исәпкә алынырмы?

Аттестат буенча уртача билге югары уку йортларына укырга кергәндә исәпкә алынырга тиеш

Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко белдергән. Хөкүмәт сәгатендә 2036 елга кадәр РФ мәгариф стратегиясе турында фикер алышканнар, дип яза Шәһри Казан

Валентина Матвиенко фикеренчә, имтихан – ул лотерея, аның барышында 11 ел дәвамында яхшы укыган тырыш укучы дулкынланырга, хата ясарга, азрак балл җыярга һәм югары уку йортына керү мөмкинлеген югалтырга мөмкин. 

- Укучылар 11 ел укыйлар, алар тырышлар. Ирекле режимда яшәүчеләр бар, һәм билгеләре дә шундый. БДИ, теләсә нинди имтихан — ул лотерея. Бала дулкынланса, яки барлык сорауларны да белеп, берсен белмәсә, ул укырга керү өчен кирәкле баллардан азрак җыярга мөмкин. Миңа калса, аттестат буенча уртача билге югары уку йортларына кергәндә, һичшиксез, исәпкә алынырга тиеш. Бу баланың 11 елын бәяләү, - ди Матвиенко.

Федерация Советы спикеры шулай ук БДИның мәктәп программасына туры килергә тиешлеге турында белдерде. 

- Репетиторлыкта акча әйләнеше, өстәвенә күләгәдә булганы, бик зур. Әмма бу проблеманы, минемчә, гади генә хәл итеп була: бердәм программа, бердәм дәүләт дәреслекләре һәм имтиханның мәктәп программасына туры килүе. БДИда мәктәптә узмаган экзотик яки примитизацияләнгән сораулар булмаска тиеш. Шул вакытта, миңа калса, репетиторлар агымы кимер, - дип саный ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев