Балалардан үрнәк алыйк
Мәрхәмәтлелек

Балалардан үрнәк алыйк

Балтач гимназиясенең "Яшь гвардия" активистлары халыктан кулланылышта булган кием-салымнар, уенчыклар җыеп, "Хәйрия " пунктына тапшырдылар, бу әйберләр аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга өләшенәчәк.

Гимназия укучылары төрле игелекле акцияләр уздырып, районыбыздагы авыр тормышлы гаиләләргә шул рәвешчә ярдәм кулы сузалар. Яшь буынның мондый изге гамәлләр кылуы мактауга лаек.
Гүзәл Фатыйхова фотолары

250

Нет комментариев