Бу җаваплылыкны, экологик аңны һәм табигатькә мәхәббәтне тәрбияләргә ярдәм итә
Норма мәктәбе экологлары һәм волонтерлары кышлаучы кошларга ярдәм итү йөзеннән «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылды: укучылар әти-әниләр белән берлектә җимлекләр ясадылар. Ясаган җимлекләренә азык салып мәктәп территориясендәге агач ботакларына урнаштырдылар.
«Әлеге акция җаваплылыкны, табигатькә мәхәббәтне тәрбияләргә ярдәм итә», – ди волонтерлар.
Нет комментариев