Яңгул авылында яшәүче Шәмсенур Газизовага 90 яшь тулды.
Шәмсенур апа гомер буе хезмәт белән яшәгән кеше. Баштарак балалар йортында, мәктәптә, лаеклы ялга чыкканчы Яңгул ашханәсендә эшли.
Бүгенге көндә апасының оныгы гаиләсе белән гомер кичерә. Җор телле, камил акыллы Шәмсенур апа юбилее белән котларга килүче җитәкчеләрне, якыннарын олы рәхмәт сүзләре белән каршы алды.
Нет комментариев