Күпмилләтле Чепья җирлеге
Ике төрле диндәге халык яши торган зур җирлек халыклар дуслыгын да, патриотик хисләрне дә бер йодрыкка туплап, Ватанга тугрылыклы хезмәт итә
Чепья авыл җирлегенә җиде авыл керә: Арбор, Мельничная, Иске Чепья, Сырья, Тагашур, Яңгырчы. Җирлектә 918 хуҗалык исәпләнә, барлыгы 2715 кеше яши. Биредә яшәүчеләрнең 53е шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль, 298 кеше районнан китеп эшли, 100 кеше «Арбор» һәм «Труд» хуҗалыкларында хезмәт куя, 699 пенсионеры, 136 студенты бар. Җирлектә яшәүчеләр саны кимеп бара, тик менә узган ел 3 кешегә артканнар, 2025 елда 25 бала дөньяга килгән, 9 пар гаилә корган, 2 пар аерылышкан, 32 кеше үлгән.
Бергә-гомергә
Чепья җирлегендә яшәү өчен бөтен мөмкинлек тә бар, башка җирлекләрдән аермалы буларак биредә данлыклы «Халыклар дуслыгы» музее, «Наз» тернәкләндерү үзәге, подстанция урнашкан. Үзара салым акчалары вакытында җыелып, төзекләндерү-яңарту эшләре һәр авылда да башкарылып торыла. Быел да менә җыелган акчалар дәүләттән дүрткә тапкырланып кайткач, Арбор белән Сырьяда авыл юллары тәртипкә китереләчәк, Иске Чепьяда янгынга каршы су саклагыч ясалачак, Тагашурда спорт, уен мәйданчыгы, ял паркы ремонтланачак, агачларны кисәчәкләр. Мельничнаяда юлларны тәртипкә китереп ремонтлап куярлар, су трассасында ремонт эшләре өчен проект ясатырга кирәк, волейбол һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерәсе бар, монда да, Яңгырчы авылында да агачларны кисәргә кирәк. Дәүләт программасы белән башкарган эшләрне дә күп санарга була, җәяүле сукмаклары, машина тукталышлары, асфальт юллар, чиста сулар шуның мисалы.
Хуҗалыкларда мөгезле эре терлек асраучылар бар, әмма терлек саны кими, хәзерге вакытта 1207 баш эре терлек калган, 169 башка кимегән. 218 хуҗалыкта 541 баш сыер хайваны бар, ул да, узган елга караганда, 35 башка кимегән. 33 гаилә 3 сыер, 11е 4, 23 хуҗалык 5 һәм аннан да күбрәк сыер асрый. Кәҗә, сыер, кош-корт, ат асраган өчен субсидияләр бирелә.
Бернигә дә карамый, Чепья җирлегендә оптимистик рух хөкем сөрә. Авылларында, үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел дигәндәй, һәйкәлләр балкып утыра, Тагашур авылындагысын гына ремонтлыйсы бар, Тагашур авылына клуб җитәкчесе дә кирәк икән әле. Чаңгычылар соравы буенча Чепьяда җылытылган чаңгы базасы ясалган. Арборда Сабантуй мәйданы янында парк булдырдылар. Бу эшне башкарган «Арбор» җәмгыятенә һәм анда яшәүче Харис Һадиевка рәхмәт, диләр җирлектә. Чишмәле-күлле парк, 3 басмасына кадәр бар, эскәмияләр, атынчыклар куелган, чәчәкләргә төренгән, һәркемне үзенә җәлеп итә торган урынга әверелгән. Әнә шулай, авылның активистлары-патриотлары бердәм булып гүзәл табигать почмагына җан өргән. Халык ярдәме белән Чепья мәчетенә янкорма төзелә, бу эшне авылның иганәчеләре һәм Тәбрис Һадиев оештырып алып бара. Шушындый патриотлары булган авыл яши һәм яшәячәк. Һәр җирлекнең сабантуе кебек удмурт дусларның «Гырон быдтон» бәйрәме дә нәкъ менә Чепьяда гөрләсә генә күңелләрне хушландыра. Мәртәбәле кунаклар да Чепья урманнары буенда җәйрәп яткан тугайда үткәрелгән милли бәйрәмгә яратып киләләр.
Әнә шулай, җирле халык — төрле милләт вәкилләре бергә-гомергә, дип тормышларын дәвам итәләр.
Патриотлык мәктәптән башлана
Чепья гомуми белем бирү мәктәбенә керү үзе генә дә ни тора — гаскәр кеби тезелеп киткән чыршылар сине сәламли, скверлар патша чорындагы бакчаларны хәтерләтә, коелган күркәләрне кармаларга йомшак тиен генә җитми, шулай була калса, Пушкинның әкият бакчасына әвереләчәк биредә. Агачларны саклап, бакчаларны матур тота белә Чепья мәктәбе.
Мәктәп директоры Рәниф Әхәтов каршы чыгып ук алды, керүгә укучылар матур теләкләр теләп, конфет бүләк иттеләр, тылсымлы булып чыкты ул, ачуга эченнән теләкләр белән язу килеп чыкты — принтерың ватылмасын, ватсабың эшләп торсын, — диелгән. Бик актуаль! Смайлик та ясаттылар, — бакчадагы матурлык аша узып, ягымлы итеп каршы алганнан соң кәеф начар була димени инде, әлбәттә инде смайлигымның авызын ерык иттем!
Менә шулай, патриотизм ул мәктәптән башлана. Чепья гомуми урта мәктәбенең директор урынбасары Нина Николаевна Давлекова үзе дә патриотлыкның нигез ташы, «без ватанпәрвәрлек орлыкларын бала күңеленә мәктәптә үк сеңдерә белергә тиешбез», ди. Шунда ук күкрәгемә тиздән 9 май, дип, тынычлыкка өндәп торган күгәрченле Георгий тасмасын да беркетеп куйды.
— Безнең һәр дүшәмбе мәктәбебездә мөһим сөйләшүләрдән башлана, — ди Нина Давлекова. — Ул сөйләшүләр башланганчы линейка була, шунда мин башта мөһим сөйләшүнең темасы турында сөйлим, аңлатам, мәсәлән, 13 апрель көнне сүзебез космонавтика турында иде, баланы линейка вакытында ук темага кертеп җибәрәбез, сыйныфында үтәчәк сөйләшүләргә ул шулай әзер булып кереп китә, күңелендә кызыксыну уяна, теманы игътибар белән тыңлый, сораулары да туа.
Тарих, хәтирәләр, хезмәт, горурлык хисләре, илеңне, җиреңне, әти-әниеңне ярату, дуслыкны хөрмәт итү — болар барысы да ватанпәрвәрлекнең чагылышлары. Чепья мәктәбендә әлеге рухи кыйммәтләр ярылып ята — махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җибәрү буенча иң актив мәктәпләрнең берсе алар. «Хәзер сыйныфлар үзләре әзерли, кайчак та мин дә белми калырга мөмкинмен. Ярдәмне дә үзләре җыя, кичләрен килеп чәй тутыралар, сетка үрәләр, бу юнәлештә бик активлаштылар, сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләргә, балаларның үзләренә зур рәхмәттән башка сүзебез юк. Мобилизациянең башыннан ук балаларыбыз ихластан фонтка булыштылар, хәзер исә, әйткәнне дә көтмиләр, үзләре инициатива белдереп, нинди дә булса яхшылыкны эшләп тә куялар. Без хәзер мәктәпкүләм гуманитар ярдәмнәрне билгеле бер даталарда гына җыябыз, чөнки укучыларыбыз болай да, көн саен диярлек, ярдәм оештыра, — дип, тәрбияле, тырыш, мәнле балалар үсүе белән куандырды әле Нина Николаевна. Бердәм шул биредә балалар, төрле милләт вәкилләре үзара бергәләшеп укудан тыш спортта, мәдәнияттә-сәнгатьтә актив катнашалар. «Халыклар бердәмлеге» елында «Яңгыра, җырым, туган телемдә!» дигән кичә үткәргәннәр иде, анда төрле милләт вәкиленнән иң актив балалар катнашты, арада тәүге мәртәбә сәхнәгә чыгучылары да булган. Татарча, русча, удмуртча, марича җырлар-биюләр күңелләрне хушландырган. Инде концерт бетте дигәндә, мари егете Юлиан Федоров (6 сыйныф укучысы), удмурт егете Кирил Иванов (9 сыйныфтан), татар егете Ильяс Фәхретдинов (10 сыйныфта укый) кабат сәхнәгә менеп «Яшьлегем чишмәләре» җырын бергәләшеп башкарганнар.
— Бу минутларны болай гына сөйләп, аның ни дәрәҗәдә тәэсирле булуын аңлатып бетереп булмый, — ди мәктәпнең музыка укытучысы Ирина Чупанова. — Юлиан безнең оста гармунчы, аны моңарчы берничек тә җырлата алмаган идек, ә монда берәм-берәм сәхнәгә күтәрелеп сокландырдылар. Менә кайда ул милли дуслык, бердәмлек!
Бердәмлек мәктәпнең үзендә генә түгел, гомумән, җирлек тә, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, музей, дини учреждениеләр бер команда булып эшләргә тырыша. Мәсәлән, китапханәчеләр мәктәпкә килеп файдалы чаралар, очрашулар үткәрәләр. Җирлек башлыгы Азат Нотфуллин үзе дә югары сыйныф укучыларына парламент укулары оештырган. Мәктәп балалары авыл китапханәсендә мастер-класста катнашканнар, биредә җирлектәге атакай аларны Пасха бәйрәме алдыннан йомырка кызартырга өйрәткән.
«Бу Сәйдәш абый мәктәбе булып күңелдә яши әле, гәрчә соңгы елларын музейда эшләсә дә. Искә аласызмы соң вакытсыз гүр иясе булган Сәйдәш Нурмиевны?», дип сорыйм. «Әйе, — ди Нина Николаевна. — Аның тәрбиясен, әйткән сүзләрен, биргән киңәшләрен йөрәк түрләрендә йөртәбез. Рәсәй флагы көнне мәрхүм булды бит ул, аны югалтуны бөтен коллективыбыз белән авыр кичердек.
Мәктәптә төрле милләт балаларының дус-тату яшәвенә гаять тә игътибарлы булды ул, куркыныч уйларны тел очына китерү түгел, хәтта башыгызга уйларга да юл куймагыз, дип әйтә торган иде. Патриот була белде, бергә-бердәм тотыгыз балаларны диде, шуңа күрә бездә милләтләрне аеру дигән әйбер гомумән юк. Дуслык — бер, дуслык — уртак. Хәзерге директорыбыз да алдынгы карашлы булуы белән беррәттән рәхимле, итагатьле кеше.
Киткәндә Нина Николаевнаның кул эшләрен тотып-тотып карадым, шундый йомшак, кулга рәхәт, күңелгә җылылык бирә торган чәчәкләр, җәнлекләр, куллар (балалар учларын җәеп кәгазь битенә төшергәннәр дә, шуны бизәгәннәр).
— Башта үзем өйрәнәм, аннан балаларга өйрәтәм, — ди Нина Николаевна. — Шундый кул эшләре түгәрәге алдым үземә, чималны сатып алмыйм, кул астында ниләр бар, шулардан эшлибез. Менә, мәсәлән, газеталардан төрле әйберләр ясыйбыз, шуларны буйыйбыз. Моторика өчен дә әйбәт, тынычландырып та җибәрә, берләштерә дә, шунда фикерләшәбез, сөйләшәбез, дуслашабыз.
Нина Николаевна үзе дә чып-чын патриот рухлы шәхес ул. Чепьяда туды, үсте, белем алды, рус теле һәм әдәбияты юнәлешендә укып, туган авылы мәктәбенә эшкә кайтты, инде менә 25 ел мәктәбенә тугрылыклы хезмәт итә, балаларга чын күңелдән белем һәм тәрбия бирә. Бик кунакчыл ул, юмарт, эчкерсез җанлы. Махсус хәрби операциягә киткәннәрне, һәлак булганнарны уйлап йөрәге әрни, ятим калган балаларның нык, көчле булуларын, тормыш юлларында югалып калмауларын тели, тол хатыннарны кызгана. Чөнки үзе дә яшьли әтисез калган. Чепья җирлегеннән бик күп егетләр Ватан сагына китте, яу кырында башын салганнар да бар. Бөек Ватан сугышында бабалары илне сакласа, хәзер исә оныкларының батыр бабалары алдында йөзләре ак, намуслары чиста.
«Күңел җылысын тапшыра алабыз»
Патриотик тәрбия югалмый. Районыбызда әле күптән түгел «Махсус хәрби операциягә булышабыз» («Поможем СВОим») төркемен дә нәкъ менә Чепья мәктәбендә укыган егетләр ачты. Төркемдәшләр бик актив эшләп килә, ярдәмне җыю үзәге — Чепья авылында, Тукай урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан.
— Без бердәм булып төрле авыллардан җыелып эшлибез, — ди әлеге төркемнең волонтеры Энҗе Фәхретдинова. — Бердәм булганда гына бар нәрсәне җиңеп була! Группабыз егетләре бик актив эшли, шул арада спонсор табарга ярдәм итәләр, шул арада машина эзлиләр, кайныйлар, Аллага шөкер. Бу юлы егетләребез юлда бераз авыр хәлдә калды, гуманитар ярдәм төягән машинабызның двигателе таралу сәбәпле эштән чыкты. Иң беренче шалтыраткан кешем волонтерыбыз Дамир булды. Хә, 5 мин, егетләрне җыям, диде дә, кичке якта юлга да кузгалдылар. 6 сәгать район буйлап машина эзләдек, Аллаһның рәхмәте, Чепья чиркәве үзенең «Газель» машинасы белән ярдәм итте. Егетләребез машинадагы ярдәм коробкаларын "Газель"гә күчереп, прицепны тагып, гуманитарканы илтеп тапшырырга, дип, юлга кузгалдылар. "Газель"не куып барган егетләребез эвакуатор белән сафтан чыккан машинабызны алып кайттылар. Барлык үзенең көчен керткән егетләребезгә, акчалата ярдәм күрсәткән халкыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Егетләр кызларыбызга бер эш калдырмыйлар, мин язу эшләре белән генә утырам, отчетын алып барам, постлар язам, тәгаен генә әйткәндә, компьютер эшләре генә миндә.
Мельничная авылы егете Дамир — әлеге төркемнең актив волонтеры. «2022 елның сентябрь аенда, безнең якын дусларыбыз мобилизациягә эләккәннән соң, без егетләр белән сөйләшеп, аларга гуманитар кирәкле әйберләрне җибәрергә булдык, шуннан соң калганнар да безгә кушыла башладылар, — дип сөйли Дамир. — Мобилизация башланганнан бирле без ай саен егетләргә гуманитар ярдәм тутырып илтә идек. Ә инде мобилизация башланганның беренче көненнән үк үзенең машинасы белән гуманитар ярдәм илтеп йөргән дустыбыз Ленар үз группасын ачарга булгач, без берләштек һәм, Аллаһка шөкер, халык белән берлектә солдатларга үзләре сораган сугыш кирәк-яракларын илтеп бирә барабыз. Запрослар бихисап күп, рәттән барысын да үтәп барырга тырышабыз. Районыбызның мәрхәмәтле кешеләре солдатларыбызга ярдәм итә. Районыбыз администрациясе, колхозлар, эшмәкәрләр, спонсорлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл китапханәләре, мәдәният үзәкләре, мәчетләр һәрбер ярдәмгә кушылалар, Аллаһка шөкер. Аларның барысын да аерып санап әйтеп булмый, барысы да тырыша, үз көчләрен, ярдәмнәрен кертәләр. Менә сезгә «Хезмәт» «Азьлане» гәҗитләрен сорап кердек, юк димәдегез, алар күпмедер күләмдә егетләребезгә үз туган ягының җылысын тоярга ярдәм итә... Без аларга йорт җылысын бирә алмасак та, ничәдер минутлык булса да күңел җылысын тапшыра алабыз. Салавыч авылында эшләүче «Тәм-ямь» командасы җитәкчесе Әлфия Латыйпова үзенең изге теләкләрен тели-тели егетләребезгә мич коймаклары пешереп җибәрде, шулай ук Салавыч авылында урнашкан пешерү цехы җитәкчесе Регина Нотфуллина бик күп күләмдә пакетлы сохари һәм баллы кабартмалар белән ярдәм күрсәтте, «Балкыш» кооперативы җитәкчесе Азат Дәүләтшин егетләребезгә дип атап казылыклар тапшырды. Шушы түгелме алар өчен җылылык? Кемдер акчалата, кемдер әйберләтә тапшыра, Аллаһга шөкер, төркемебезгә ярдәм көчле! Калган төркемнәрнеке кебек үк Ватсапта, МАХта, Telegram каналларында группаларыбыз бар, яңалыкларыбызны төркемебезгә беркетеп барабыз. Төркемнән берәүне дә куып чыгарганыбыз юк, чыгасы кеше чыга, кушылырга теләгәне кушыла. Бервакытта да ярдәмне кире какмыйбыз, — дип төгәлләде сүзен Дамир.
Барлык кеше берләшсә, тамчыдан күл җыелыр иде. Шушы егетләребез үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, улларыбызга, кемнеңдер әтиләренә, абыйларына ярдәм илтәләр. Без дә аларга ярдәм итсәк иде. Бу егетләр-кызлар, чыннан да, үз иленең патриотлары!
Чепья ягы үзе бер ил, дәүләт бит ул. Елына дүрт-биш тапкыр ярминкә дә уздыралар биредә, данлыклы Чепья базары рухы әкренләп безнең көннәргә кире кайта. Спорт ярышлары — көрәш, волейбол, шахмат, чаңгы ярышлары бик күп яшьләребезне, остазларны җыя, берләштерә.
«Удмурт фольклоры хәзинәләре» дигән җыентык нәшер иткән Сырья авылы клубы мөдире Леонид Сапожников Чепья авылы буенча да мәгълүматлар туплый башлаган, димәк, Чепьяның да үз китабы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев