Район мәдәният үзәгендә хәзерге вакытта өченче чакырылыш Татарстан Республикасы район Советының унберенче утырышы бара.
Биредә сүз узган елгы социаль-икътисадый торыш, бюджет, районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру һәм башка мөһим мәсьәләләр, шулай ук киләсе елга фаразлар турында чыгышлар яңгырады, фикер алышулар булды. Депутатлар, барлык оешма-предприятие, учреждение житәкчеләре катнашындә узган утырыш елның мөһим вакыйгасы булып район тарихына кереп калды.
Бу хакта тулырак матбугатта яктыртылачак.
Нет комментариев