Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлау-2024

Балтачта яшәүче Габдрахмановлар өчен сайлауның өченче көне аеруча истәлекле булып тарихка кереп калачак (фото, видео)

«Сайлауда катнашу — һәркемнең гражданлык бурычы. Илкүләм мөһим вакыйгада катнашмыйча мөмкин түгел» — ди гаилә башлыгы Наил әфәнде.

Балтачта яшәүче Габдрахмановлар өчен Россия Президенты сайлауның өченче көне аеруча истәлекле булып тарихка кереп калачак.

Фирая Тәбрисовна белән Наил Гарифҗанович бу көнне лаеклы кандидатка тавыш бирүдән тыш, рубин туйларын билгеләп уза.

Икеләтә бәйрәм көнен алар иң элек Балтач гимназиясе бинасында урнашкан 1089нчы сайлау участогына килеп тавыш бирүдән башладылар.

«Сайлауда катнашу — һәркемнең гражданлык бурычы. Илкүләм мөһим вакыйгада катнашмыйча мөмкин түгел» — ди гаилә башлыгы Наил әфәнде.

Тавыш биргәннән соң Габдрахмановлар гаиләсен рубин туйлары белән котлап, истәлекле бүләк тапшырылды. 

Гомер буе укытучы булып эшләгән Фирая Тәбрисовна белән бүгенге көндә дә «Төзекләндерү» оешмасы җитәкчесе булып эшләүче Наил Гарифҗанович районыбызның үрнәк гаиләсе.  

Габдрахмановлар гаиләсе 3 кызга гомер һәм төпле тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар. Бүгенге көндә кызлары тормышта, яшәеш көннәрен тагын да ямьлерәк итеп 6 оныклары үсеп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдрахмановлар рубин туй