Казанда табиблар батарейка йоткан бер яшьлек баланы коткарган
Бала белгечләр күзәтүе астында дәвалануын дәвам итә
Казандагы Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары батарейка йоткан бер яшьлек баланы коткарган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Балага эндоскопик операция ясаганнар. Дәвалауда эндоскопия бүлеге, 2 нче хирургия бүлеге белгечләре һәм оториноларингологлар катнашты.
Табиблар куркыныч предмет чыгара һәм баланың хәлен тотрыкландыра алган.
Табиблар сүзләренчә, батарея организмда озак вакыт булу сәбәпле аның урнашкан урынында электрохимик пешү аркасында яра барлыкка килгән. Хәзер бала белгечләр күзәтүе астында дәвалануын дәвам итә, аңа кирәкле терапия билгеләнгән.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев