Балтач гигиена һәм эпидемиология үзәге хәбәр итүенчә, районда котыру авыруының өч очрагы теркәлгән.
Кече Лызи авылында мәче, Иске Көшкәттә төлке, Норма фермасындагы бозауның әлеге чиргә дучар булуы лаборатория тарафыннан расланган. Әгәр йорт хайваннары, эт-мәчеләр, урман җәнлекләре тешләсә яисә тырнаса, кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев