Өлкәннәр декадасы кысаларында “Балтач” спорткомплексында “Өченче буын” спартакиадасы үтте
Өлкәннәребез шахмат, дартс, боҗрага керт, өстәл теннисы, ату ярышларында үз көчләрен сынап карадылар. Спартакиадада авыл җирлеге командалары катнашты.
Бәйрәм чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, һәрчак җәмгыятебезнең хөрмәтле вәкилләре булып, муллыкта, сәламәтлектә яшәүләрен теләде.
Балтач өлкәннәре бер генә төр ярышта да сер бирмәде. Катнашучылар бик матур уен күрсәттеләр: һәрберсе үз мөмкинлеген, үз көчен сынады.
Нет комментариев