Бүген барыбыз да йөгерешкә! 25 сентябрь - якшәмбе көнне Балтач бистәсендәге "Сабантуй" ял һәм спорт паркында Бөтенрәсәй йөгереш көне - "Милләтләр кроссы - 2016" узачак.
Ил халкын физик тәрбиягә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан, ел саен оештырылучы әлеге чарада райондашларыбыз да актив катнаша.
Теркәлү вакыты - сәгать 9.00-9.45тә. Чара тантаналы төстә ачылганнан соң 10.00 сәгатьтә йөгерешкә старт биреләчәк. Йөгереш икеи категориягә бүленеп оештырылачак: 40 яшькә кадәргеләр һәм 40 яшьтән югарыраклар өчен. Барлык катнашучылар да 1 200 метр дистанциягә йөгерәчәк.
Балтачта "Милләтләр кроссы" - 2016 катнашкан һәркем истәлек медаленә лаек булачак. Хөрмәтле райондашлар, көзге табигать, саф һава - күңелгә рәхәт! Әйдәгез әле, быел да актив рәвештә катнашып, бергәләшеп йөгереп кайтыйк, кәефләребез дә яхшырып китәр!

Нет комментариев