Балтачның ветеран хоккейчылары кабат җиңү яулады
Спорт

Балтачның ветеран хоккейчылары кабат җиңү яулады

Призерларны бүләкләү тантанасында аларга кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды

Кукмарада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 45+ ветераннар арасында хоккей ярышы узды. Турнирда 5 команда – Кукмара, Сосновка, Питрәч, Апас, Балтач катнашты. Ярышта Балтач командасы 3 урын яулады, котлыйбыз!

Призерларны бүләкләү тантанасында аларга кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм киләсе елларда да очрашулар дәвам итәр дип өмет белдерде.

Балтач командасын бу уңышы белән котлыйбыз! Аларга нык сәламәтлек, яңа җиңүләр һәм спорттагы югары күрсәткечләр телибез. Мондый чаралар төбәкләр арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур өлеш кертә.


хоккей

Нет комментариев