Бөрбашта универсаль спорт мәйданчыгы ачылды (фото)
Балтачка эшлекле сәфәр белән Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов килде.


- Районда Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган программа нигезендә 2013 елдан башлап, барлыгы 13 шушындый спорт мәйданчыгы сафка басты. Сезнеке 14нчесе. Моннан тыш әле тагын 5 мәйданчык төзелеше дәвам итә. Спортка уңай караш, сәламәт яшәү рәвешен булдыру максатыннан районыбызда күләмле эшләр башкарыла, һәртөрле чаралар уздырылып килә, спортның барлык төрендә дә яшьләребез актив катнаша, республика һәм Рәсәй күләмендә уңышлары белән сөендерә.

Сезнең дә, спорт тарихына зур өлеш керткән үз шәхесләрегез бар. Бөрбаш - көрәшчеләр авылы, бер шушы авылдан гына да 9 Россия чемпионы чыккан. Мин районда башка мондый күләмдә батырлары булган авылны белмим. Сезнең моның белән, чын мәгънәсендә, горурланырга хакыгыз бар.

Мәйданчыкта көндез балалар уйнаса, кичен яшьләр спорт белән шөгыльләнергә килсен. Тәүлек дәвамында эшләсә дә мөмкинлеге бар, яктырткычлар куелган... Киләчәктә сезнең арагыздан да танылган спорт чылар чыгуына ышанып калабыз. Авылыгызның данын җибәрмичә көрәшчеләр авылы булып калыгыз. Бүгенге истәлекле вакыйга белән ихлас котлыйм, игелекле рәвештә файдаланырга насыйп булсын! - дип ихлас теләкләрен ирештерде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Әлеге тантанада катнашкан Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов та үз чыгышында Бөрбаш авылының данлыклы көрәшчесе Фидәил Шакировны искә алып үтте. "Мин үзем дә яшь чагында көрәш белән шөгыльләнгән кеше буларак, спортның зур көч һәм вакыт, тырышлык таләп иткәнен яхшы аңлыйм. Зур җиңүләр болай гына килми... " дип, яшь спорт сөючеләрне җиңүләргә рухландырды. Уңышлар теләде.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев